news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры Чабаксарда узган фестивальдә ике бүләк алды

16-22 ноябрьдә Михаил Сеспель исемендәге Чуваш дәүләт яшь тамашачы театрында милли яшь тамашачы театрлары һәм яшьләр театрлары фестивале узды.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Чабаксарда узган «Идел әкияте» төбәкара фестивалендә ике бүләккә лаек булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Уфа артистлары Марта Райцес пьесасы буенча «Мин - кулак. Мин – А - Н - Н - А» социаль драма жанрында инклюзив спектакль куйды.

Актриса Светлана Бронникова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә диплом алды. Спектакльнең режиссеры Ольга Мусинага жюриның махсус бүләге тапшырылды.

16-22 ноябрьдә Михаил Сеспель исемендәге Чуваш дәүләт яшь тамашачы театрында милли яшь тамашачы театрлары һәм яшьләр театрлары фестивале узды. Быел ул Чувашия автономияле өлкәсе төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Фестивальдә төрле яшьтәге тамашачылар өчен куелган спектакльләре белән Россиянең җиде театры катнашты, диелә хәбәрдә.

Кариев театры Чабаксар фестиваленнән ике номинациядә лауреат булып кайтты, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100