Төмән өлкәсенең 75 еллык юбилеена зур концерт куелды

Сәхнәдән “Кошларым”, “Гармун, гармун”, “Чишмә башы”, “Күкләреңне капламасын кара болыт”, “Такыялар” җырлары яңгырады.
(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ").Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәният сараенда “Дуслык” татар халык җыр ансамбле зур концерт куйды. Ул Төмән өлкәсенең 75 еллык юбилеена багышланды. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итте.Мөнирә Җамалетдинова белән Әнисә Рамазанова оста итеп алып бардылар. Алар һәр чыгыш арасында регион тарихы, анда яшәгән күренекле шәхесләр турында сөйләде. Сәхнәдән “Кошларым”, “Гармун, гармун”, “Чишмә башы”, “Күкләреңне капламасын кара болыт”, “Такыялар”, “Умырзая чәчәк атканда”, “Сандугач-күгәрчен”, “Оныттың бугай” һәм башка җырлар яңгырады.Ансамбльнең җитәкчесе Әбделхәким Мирхәйдәров, концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдәрова хорга кушылып гармунда уйнадылар. Әсмабикә апа үзе дә аерым татар көйләрен яңгыратты. Мөнирә Җамалетдинова сәнгатьле итеп “Тормыш авыр диеп зарланмагыз” дигән шигырь сөйләде.Мәүлидә Хәйруллина гармунда уйнап “Зөләйха”, “Моңнар кайтсын авылга” дигән җырларны җырлады. Мөхәррәмә Арсланова, Гөлсем Сагадеева, Эльмира Абдразакова, Мансура Ибәтуллина моңлы тавышлары белән аерым җырлар башкардылар.Утыз елдан артык  өлкәнең горурлыгы  “Дуслык” ансамблен җитәкләгән Әбделхәким Мирхәйдәровка, коллективка күркәм, эчтәлекле концерт бүләк итүләре өчен якташлары рәхмәт әйтте.