Кукмарада “Җәлил укулары” бәйгесенең икенче этабында өч телдә шигырь сөйләделәр

Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар конкурсның финалына Казанга барачак.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмарада Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең 2 этабы үтте. Конкурсантлар татар, рус, инглиз телләрендә бөек язучының һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Конкурста Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Саба, Әтнә, Балтач, Теләче, Арча, Кукмара районнарыннан 130дан артык нәфис сүз остасы чыгыш ясады. Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар конкурсның финалына Казанга барачак.