Казанда узган «Россия студентлары гүзәле» бәйгесе финалында Пенза кызы җиңде

Бәйгедә Россиянең 6 федераль округыннан 12 студент кыз катнашты.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлинә Мөхәммәтҗанова). «Россия студентлары гүзәле» Илкүләм талантлар бәйгесендә Пенза дәүләт университеты студенты Алина Зарейник җиңү яулады. Конкурсның финалы кичә Казанда узды, анда Россиянең 6 федераль округыннан 12 студент кыз катнашты.

Алина Зарейникка кыйммәтле таҗ һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Бәйгедә җиңүчене КВН югары лигасы чемпионы Сангаджи Тарбаев, «Россия гүзәле – 2016» титулы иясе Яна Добровольская, режиссер-хореограф Татьяна Малахова һәм «Медиа Пресс» АҖ генераль директоры, «Что? Где? Когда?» телевизион клубы капитаны Алексей Блинов сайлады.

Конкурста катнашу өчен кызлар ярышларның югары уку йортларында үткән этапларында җиңү яуларга, укуда өлгерешләре яхшы булырга, Россия тарихына кагылышлы сораулар буенча онлайн интервью узарга тиеш иде. Моннан тыш, алар берничә көн дәвамында интеллектуаль бәйгеләрдә катнашты, презентацияләр белән чыгыш ясады һәм эссе язды.