"International Fashion-2015" VI халыкара милли киемнәр конкурсы гран-прие Татарстанда калмады

Конкурска 40тан артык дизайнер заявка җибәргән булган

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казандагы "Корстон" комплексында дизайнерлар арасында "International Fashion-2015" VI халыкара милли киемнәр конкурсы уздырылды. Бәйгедә әле күптән түгел генә эшли башлаган һәм инде мода индустриясе өлкәсендә шактый танылу алган дизайнерлар катнашты.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурска 40 артык катнашучы заявка биргән һәм "Корстон" да коллекцияләрен Башкортстан, Марий Эл республикалары, Мәскәү, Киров, Чабаксар, Ставрополь, Ижевск, Екатеринбург, Чиләбе, Иваново, Төмән, Тверь  калалары дизайнерлары күрсәтергә теләк белдергән. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты, "Сөембикә" журналы,   РФ Дизайнерлар берлеге тарафыннан оештырыла. Аны оештыруның максаты - җәмгыятьнең игътибарын төрле милләт мәдәниятенә юнәлдерү һәм заманча милли стильдә иҗат итүче дизайнерларны бер мәйданга туплап, әлеге киемнәрне халыкка күрсәтү.

Тамашачылар һәм жюри хозурына 41 катнашучы үз коллекцияләрен тәкъдим итте. Шуларның 18 е "Этно"(дизайнер-студент), 13 е "Прет-а-порте" (дизайнер-студент), 10 ы "Профессионал" номинацияләрендә иҗади көч сынашты.

КИТТУ профессоры Татьяна Федорова әлеге бәйгенең бик катлаулы вакытта уздырылуын ассызыклады. "Бигрәк тә террорчылык мәсьәләсе хәзер баш калкыта. Республикада 30 дан артык милләт вәкиле белем ала. Безнең республикада булган толерантлык бөтен дөньяда да булсын иде. Милли кием исә шуны чагылдыра һәм мин катнашучыларга шул миллилекне грамоталы күрсәтә алсын, ә жюри исә иң милли коллекцияләрне югары бәяләсен ", - дигән теләктә калды.

Конкурсны тамаша кылырга килүчеләр шәрык стилендә эшләнелгән "Чүл розасы" коллекциясен, рус хатын-кызлары милли киемнәре элементлары чагылыш тапкан "Велена" коллекциясен, кечкенә балалар өчен "Калейдоскоп" коллекциясен һәм дизайнерларның башка эшләре белән танышты. "Алга, әмма үткәннәр белән" коллекциясендә, мисал өчен, татар халык бизәкләре төшерелеп эшләнгән киемнәр хатын-кызлар һәм кыз балалар өчен генә түгел, шулай ук ир-егетләр һәм ир балалар өчен дә тегелгән иде. Шуны да әйтергә кирәк: "Чиндигарх" коллекциясе тулысынча ир- атлар өчен эшләнелгән. Ә коллекцияне булдыручыларның берсе Антон Рязанов конкурста катнашкан дизайнерлар арасында бердәнбер ир-егет дизайнер иде. Кукмара районы Манзарас урта мәктәбе укучыларының Светлана Бурцева җитәкчелегендәге "Смешинки" иҗат коллективы "Жили у бабуси" коллекцияләрен театральләштереп үк күрсәтте. Конкурсның "Этно" номинациясендә беренчелекне "Метаморфозы" коллекциясе белән Мәскәүдән Екатерина Шумилина яулады. "Прет-а-порте" номинациясендә исә Ижевскидан Наталья Васильева һәм Софья Ушакова "По мотивам сказки Коми" коллекциясе өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. "Профессионал" номинациясендә "Камзол" коллекциясе белән Казаннан Лилия Хәбибрахманова җиңеп чыкты. Конкурсның гран-прие "Полет свободной птицы" коллекциясе өчен Чабаксар дизайнеры Лилия Васильевага тапшырылды. Һәр номинациядә катнашучыларга I-III дәрәҗә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.