news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында Дәрдемәнднең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган күргәзмә ачылды

Биредә Бакый Урманченың Дәрдемәнд шигырьләренә иллюстрацияләре дә куелган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә Татар китабы йортында Дәрдемәнднең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган «Видагъ» дигән күргәзмә ачылды.

Татар китабы йорты хәбәр иткәнчә, Дәрдемәнд шәхесенә багышланган соңгы күргәзмәдән соң 12 ел вакыт узган. Көндәлек тормышта аның ядкарьләрен, уникаль әйберләрен күрү мөмкинлеге юк.

Бакый Урманченың Дәрдемәнд шигырьләренә иллюстрацияләре күргәзмәнең бер бизәге булып тора, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100