Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлеге уңаеннан «Кәрван мирас» этник тамашасы була

Чакыру билетларын Бөтендөнья татар конгрессының оештыру бүлегендә алырга мөмкин.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Татарстан һәм Чувашстан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашстан татарлары милли мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗади кичә була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кәрван мирас» дип аталган этник тамаша 2 ноябрь көнне 11: 00 сәгатьтә башлана. Кичәгә чакыру билетлары буенча керергә мөмкин. Билетларны Бөтендөнья татар конгрессының оештыру бүлегендә (К. Маркс ур., 38/5 йорт, 209 бүлмә) алып була.