Татарстанның Балалар һәм курчак театрларына 8 миллион 795 мең сум федераль акча килә

Акчалар театрларның иҗади эшчәнлеге һәм техник җиһазландыру өчен каралган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Мәдәният һәм туризм үсеше” федераль дәүләт программасы кысаларында Россиянең балалар һәм курчак театрларына махсус акчалар бирелүе билгеле булды. 220 миллион сум Россия Федерациясенең 73 субъектына бүленә. Акчалар театрларның иҗади эшчәнлеге һәм техник җиһазландыру өчен каралган.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча Татарстанга 8 миллион 795 мең сум субсидия тиешле. Татарстан Республикасында билгеләнгән категориягә Казан яшь тамашачы театры, Кариев исемендәге яшь тамашачы театры, “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Чаллы дәүләт курчак театры керә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында бу акчаларның дүрт театрга тигез бүленәчәген расладылар.