«Казанское угощение» китабы Татарстан китапханәләренә кайтты

Әлеге басмада җирле халыкның ризык әзерләү тарихи мәгълүматлары, риваятьләре һәм легендалары турында язылган.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан китапханәләре КФУ профессоры, этнограф Руслан Бушковның "Казан сый-нигъмәтләре" китабын алды. Республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автор берничә дистә ел дәвамында Татарстан һәм Идел буенда яшәүче халыкларның гасырлар буе формалашкан ризыклары турында мәгълүмат җыйган.

Руслан Бушков - «За чашкой чая», «Букет напитков Татарстана», «Казанский кухни цвет» басмаларының авторы. Казан Кремлендә, Татарстан Милли музеенда чәй эчү фестивалләре оештыра, массакүләм мәгълүмат чараларында аш-суга багышланган сәхифәләр алып бара.

"Казан сый-нигъмәтләре" китабында җирле халыкның ризык әзерләү тарихи мәгълүматлары, риваятьләре һәм легендалары, шәһәр һәм авыл кешеләрнең ашау үзенчәлекләре турында язылган. Биредә татар мәгърифәтчеләренең, башка күренекле шәхесләрнең сүзләре, киңәшләре китерелә. Китапта татар халкының яраткан ризык буенча рецептлар бүлеге бар.

Китап "Заман" нәшриятында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бастырылды. Тиражның шактый өлеше китапханәләргә җибәрелгән.