Казан кызы Альбина Латыйпова Мәскәүдә Беренче халыкара камера җыр бәйгесендә Гран-при алды

Бәйгедә 70 башкаручы катнашкан.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә Нина Дорлиак исемендәге Беренче халыкара камера җыр бәйгесе узды. Яшь опера җырчысы Альбина Латыйпова бәйгедә Гран-при яулады. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйгенең төп максаты – яшь башкаручыларны рус һәм совет композиторлары эшләгән жанрга тарту. Бәйгедә 70 башкаручы катнашкан.

Репертуар берничә йөз еллык көйләрне үз эченә алган. Жюрида Нины Дорлиак укучылары да булган. Бәйгедә катнашучыларга югары таләпләр куелган. Тавышлар гына түгел, башкару техникасына, программаларына игътибар бирелгән.

Белешмә өчен: Альбина Казанда туган. В.Ә.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен һәм П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлаган. Опера җырчысы.