Фәрит Мөхәммәтшин: “Туфан Миңнуллин – үзен тотышы, тормышы белән үрнәк шәхес”

Бүген Г.Камал театры бинасында күренекле татар әдибе, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 75 яшь тулуга багышланган кичә үтте

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренекле татар әдибе, җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР халык язучысы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинга 75 яшь тулуга багышланган тантаналы кичә үтте. Юбилярны котларга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, драматургның якыннары, туганнары, якташлары һәм каләмдәшләре килгәннәр иде.
“Миңа бәхетле язмыш бүләк иткән Ходай – иҗат юлын сайларга ирек биргән.Театр, әдәбият юлыннан киләчәккә атлаганда киртәләр очратмадым, янәшәмдә яхшы кешеләр генә булды. Вак-төяк абынулар, сөртенүләр булган икән, адәм баласын күзен ачыбрак йөрергә өйрәтү өчен алары да кирәк”, - дип язган иде Туфан Миңнуллин. Әйе, Туфан Миңнуллин – иң бәхетле кеше, чөнки аны халык ярата. Ул үзе Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1956—1961 елларда Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераздан ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964-1967 елларда Т. Миңнуллин - Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә.
Т.Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970-1983 еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1972; «Ир-егетләр», 1971; «Канкай угылы Бәхтияр», 1974; «Әлдермештән Әлмәндәр», 1976; «Дуслар җыелган җирдә», 1977; «Адәм баласына ял кирәк», 1979; «Моңлы бер җыр», 1981; «Монда тудык, монда үстек», 1982; «Әниләр һәм бәбиләр», 1983),. Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1971; «Ай булмаса, йолдыз бар», 1977; «Яшьлегем — җүләрлегем», 1978; «Бәйләнчек», 1982), Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш», 1973; «Уйланыр чак», 1973; «Китәр юлың еракмы?», 1975; «Ак тәүбә, кара тәүбә», 1976; «Кырларым-тугайларым», 1978) пьесаларының премьералары була. Т.Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларыннан берсе. Аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Мари Иле, Калмык, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һәм башка шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды.
ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән бүген Туфан аганы Фәрит Мөхәммәтшин котлады. “Бүген безнең алда милләтебезгә хезмәт итүче аның улы тора. Ул - үзенең тотышы, тормышы белән һәрберебезгә үрнәк булган шәхес, татар егете. Туфан ага турында сөйләү берьяктан җиңел дә, икенче яктан катлаулы да. Аның хезмәте, язган әсәрләре күп. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләр безнең артистлар, Башкортстан, башка субъектлар театрлары артистлары тарафыннан уйнала. Һәрберсе эчтәлекле, уйлата торган, һәрберебезне дә уйлата торган спектакльләр”, - дип башлады сүзен ул.
Дәүләт Советы Рәисе: “Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Бәхетле шуннан: менә шундый бөек кешеләр белән аралашып яшәргә, алар белән бергә республикага хезмәт итәргә туры килде. Ә юбиляр турында аерым сүз әйтәсе килә. СССР заманында да үзенең фикере, кыйбласы бар иде. Ул шушы кыйбладан чыкмады. Ул – көчле, фикерле кеше һәм тормышында шул юл белән бара торган кеше. 90нчы – болганчык елларда да Туфан Миңнуллин татар милләте, безнең халыкны яклап, күп кенә мәйданнарда чыгыш ясады. Үзенең спектакльләре белән шул елларны күрсәтергә тырышты”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Туфан ага белән эшләү дә җиңел түгел. Башында үз фикере туган икән, ул аны, чират та көтеп тормыйча, җиткерергә тырыша. “Сезнең иҗатыгыз дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәяләнде. Гаиләгез дә безгә үрнәк булды, аннан һәрвакыт тәрбия аласы килә”, - дип басым ясап үтте ул. Тәбрикләү чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Туфан Миңнуллинга ныклы сәламәтлек, алга таба да тарихка кереп калырлык әсәрләр иҗат итүен, балалар, оныклар белән бергә сәламәт, тигез тормыш алып баруын, күп еллар милләттәшләрне тормышы, иҗаты белән сөендерүне теләде һәм истәлекле бүләк итеп ТР Президентының Рәхмәт хатын, җиңел машина ачкычы тапшырды.
Тантаналы кичәдә Туфан Миңнуллинның халкыбызның яраткан әсәрләре - театрлар сәхнәләрендә зур уңыш белән барган һәм бара торган “Дивана”, “Хушыгыз”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” һәм башка спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде.