Уфадагы концертта Татарстан җырчылары да катнаша

Башкортстан башкаласы иртәгә чираттагы тапкыр сәнгать бәйрәме үзәгенә әйләнә
(Уфа, 23 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан башкаласы иртәгә чираттагы тапкыр сәнгать бәйрәме үзәгенә әйләнә.
Башкортстан белән Татарстан эстрада сәнгате йолдызларының берлектәге тамашасы башлана Уфада. Шәһәр мәдәният сараенда узачак уртак мәдәни программа “Музыкаль экспресс” дип атала. Анда Башкортстан артистларыннан тыш Татарстаннан да байтак сәнгать осталары үзләренең яңа җырларын тәкьдим итәчәк.
Казаннан әлеге сәнгать тантанасына Фәрит Таишев, Рөстәм Асаев, Гүзәл Әхмәтова, Раяз Фәсихов, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Сәйфиев, Ландыш Нигъмәтҗәнова, Илдар Әхмәтов һәм башкалар килә. Аларның кайберләре бүген Уфага килеп тә җитте инде.
“Музыкаль экспресс” тамашасы милли җыр-моңнарыбызны сөючеләр игътибарына Уфа шәһәр мәдәният сараенда иртәгә һәм берсекөнгә тәкъдим ителәчәк.