news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узды

Рөстәм Яхинның туганы Илгиз Вәлиев композиторның бик тыйнак, җылы күңелле кеше булуын искә алды.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның Островский урамында урнашкан Татар китабы йортында бөек татар композиторы Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды.

Кичәне музей, Шәриф Камалның мемориаль фатиры фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова алып барды. «Быел Рөстәм Яхинның тууына 100 ел булды. Бик күп чаралар булды. Безнең музей Рөстәм Яхин турында хәтерне саклый торган бер урын булып тора. Милли музейда аның шәхси рояле саклана, ул безнең горурлык», — дип сөйләде ул.

Кичәдә халыкара конкурслар лауреаты Ильяс Камал, концертмейстер Зөлфия Ибраһимова, халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина, Татарстанның атказанган артисты, скрипкачы Марат Әюпов башкаруында Рөстәм Яхин әсәрләре яңгырады. Килгән кунаклар арасында Рөстәм Яхин исемендәге музыкаль мәктәп укучылары да бар иде.

Кичәне оештыруда «Болгарлар мирасы» Казан продюссерлык компаниясе җитәкчесе Нәфис Байгилдиев ярдәм иткән. «Рөстәм Яхинның 100 еллыгында бу бинада музыкаль һәм әдәби иҗат берләште. Аның иҗатын йөрәктә йөрткән кешеләр күбрәк булсын иде. Без Рөстәм Яхинның ноталар җыентыгын бастырдык. Аларны катнашучыларга, балаларга тапшырырыбыз», — дип сөйләде ул.

Рөстәм Яхинның туганы Илгиз Вәлиев аның бик тыйнак, җылы күңелле кеше булуын искә алды. «Аның күңеле бик чиста иде, әнисе дә шундый булды. Мин дә музыка белән кызыксына идем, ул миндә потенциал күрде, музыканы ташламаска кушты», — ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100