news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Чаллы» үткәргән «Калфаклы бәйге»нең иң яшь катнашучысына ун ай 

Бәйгенең йомгаклау туры иртәгә, Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә узачак.

«Шәһри Чаллы» үткәргән «Калфаклы бәйге»нең иң яшь катнашучысына ун ай 
"Шәһри Чаллы"

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһ­ри Чал­лы»). «Шәһри Чаллы» газетасы Инстаграмда үткәргән «Калфаклы бәйге»нең иң яшь катнашучысы — Чаллы кызы Камилла Рәхмәтуллинага ун ай.

  • «Кал­фак­лы бәй­ге» дип исем­лән­гән яңа про­ект­ка «Шәһри Чаллы» га­зе­та­сы җәй көне старт бир­гән иде. Бәйгенең шарты буенча кат­на­шу­чы­лар­дан кал­фак ки­еп төш­кән фо­то­ла­рын җи­бә­рү соралды. Конкурсантларга газета укучылар бер ай дәвамында тавыш бирде.

24 сен­тябрь көн­не Чал­лы­ның Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­сен­дә «Калфаклы бәйге»нең йомгаклау туры узачак. Бәйгенең барлык катнашучыларын бер сәхнәгә җыеп, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Бәйгедә барлыгы 42 кеше катнашкан. Алар арасында Татарстанның гына түгел, күрше төбәкләрдән дә төрле яшьтәге кызлар һәм ханымнар булган. Бәйгенең иң кечкенә катнашучысы — ун айлык Камилла Рәхмәтуллина да бәйрәмгә чакырулы.

«Калфаклы бәйге»нең иң өлкән яшьтәге катнашучысы Тукай районы Боерган авылыннан Флү­зә Сә­ли­мо­ва, кызганычка каршы, шушы арада вафат булган. Бәй­рә­м кы­са­ла­рын­да ул да ис­кә алыначак, дип яза газета.

Бәйгенең йомгаклау турына килгән халыкны күңелле тамаша, концерт номерлары һәм бәйрәм табыны көтә. Шулай ук гимназиядә оештырылган мах­сус яр­мин­кәдә уку­чы­лар һәм ча­кы­рыл­ган ос­та­лар үзләренең кул эш­лә­рен һәм тәм­ле ри­зык­лар тәкъдим итәчәк.

Ча­ра 14.00 сәгатьтә баш­ла­на.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100