Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Алтын битлек» лауреатлары булган спектакльләр күрсәтеләчәк
Казанга Мәскәүнең ике театры киләчәк. Берсе – «Мастерская Н. П. Фоменко» театры, икенчесе – А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын битлек» театр премиясе алган ике спектакль Казанда күрсәтеләчәк. Бүген ТР мәдәният министрлыгында оештыручылар белән матбугат конференциясе үтте.
«Без афишаны бик озак төзедек. Кайбер спектакльләребезне Чаллыга, Буага һәм Әтнәгә дә алып килербез дигән идек. Әмма пандемия планнарыбызга төзәтмәләр кертте. Без ике искиткеч спектакльгә тукталдык», — диде «Алтын битлек» театр премиясе директоры Мария Ревякина.
Казанга Мәскәүнең ике театры киләчәк. Берсе — «Мастерская Н. П. Фоменко» театры, икенчесе — А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры. Фоменко остаханәсе театры 2014/15 еллар театр сезонында иң яхшы спектакль дип табылган «Сон в летнюю ночь» спектаклен алып килә. Ул Качалов театры сәхнәсендә бүген һәм иртәгә күрсәтелә.
Пушкин исемендәге театр «Добрый человек из Сезуана» спектаклен алып килә. Биредә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә лауреат булган Александра Урсуляк төп рольне башкара. Спектакль 5 — 6 октябрь көннәрендә Камал театры сәхнәсеннән күрсәтелә.
- Казанга «Алтын битлек» лауреаты булган спектакльләр икенче мәртәбә килә. беренчесе 2004 елда булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз