"Сеңел" фильмында төшкән актриса башкорт теленең матурлыгына сокланган

"Сеңел" фильмы Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән.
 (Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда төшерелгән "Сеңел" фильмында уйнаган актриса, 9 яшьлек Марта Тимофеевага героинясын күрсәтү өчен башкорт телен өйрәнергә туры килгән. Актриса башкорт теленең матурлыгына соклануын белдергән. Бу хакта ул "Башинформ" журналисты Ләйлә Аралбаевага сөйләгән. Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән "Сеңел" фильмы премьерасы кичә Уфада үткән. Премьерага Башкортстан главасы Радий Хәбиров килгән. Фильмның режиссеры - Александр Галибин.Оксана ролен уйнаган 9 яшьлек Марта Тимофеева башкорт теленең өйрәнү өчен авыр, әмма бик матур булуын әйткән. "Миңа Башкортстан бик ошады, монда шундый матур", - дип сөйләгән ул. Марта сәхнәдәше, 7 яшьлек Арслан Крымчурин белән элемтәдә торуын, язышуын әйткән."Сеңел" фильмын өч телдә - башкорт, рус һәм украин телләрендә төшерелгән.