Кариев театры яңа сезонын "Кәҗүл читек" спектакле белән ача

Спектакль алдыннан остаханә һәм күргәзмәләр; интерактив программа; фотозона оештырыла.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). 3 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры 32 нче сезонын ача. Яңа сезон "Кәҗүл читек" спектакле белән башлана. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Кәҗүл читек” спектакле алдыннан остаханә һәм күргәзмәләр; интерактив программа; фотозона оештырыла. Тамашачыларны "Туган авылым" комплексыннан  тәмле күчтәнәч көтә, диелгән хәбәрдә.

Бәйрәм чарасы 18:00 сәгатьтә башлана.

  • "Кәҗүл читек" әсәренең авторы Гаяз Исхакый, Нәзифә Кәримова инсценировкасы. Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Рәссам: Илшат Вильданов. Композитор: Миләүшә Хәйруллина - Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты