Грибоедов исемендәге Тбилиси драма театры Казанга гастрольгә килә

Тбилиси театры Тинчурин театры сәхнәсендә "Холстомер" һәм "Шинель" спектакльләрен күрсәтә.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Тинчурин театры сәхнәсендә Грибоедов исемендәге Тбилиси дәүләт академия рус драма театры гастрольләре була. Бу турыда Тинчурин театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

18 октябрьдә «Холстомер» спектакле була. Бу - Лев Толстой повесте мотивларына нигезләнгән трагик тәүбә.

19 октябрьдә «Шинель» спектакле, Николай Гоголь әсәсре буенча 1 пәрдәлек феерия.