Милли музейда — республика музейлары эшчәнлегенә багышланган семинар

Җыенда музейлар өчен иң актуаль булган мәсьәләләр каралачак
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә ТР Милли музеенда “Музейларның социомәдәни миссиясен тормышка ашыруда идарә итү технологияләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли семинар була.
Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, семинарда республиканың дәүләт һәм муниципаль музейлары җитәкчеләре катнашачак.
Музейлар эшчәнлеген активлаштыру уңаеннан махсус оештырылган әлеге җыен, “Замана шартларында музейлар белән идарә итү”, “Музейларның куркынычсызлыгын тәэмин итү”, “Музей экспонатларын саклау”, “Муниципаль музей эшчәнлеге модельләре” кебек темаларга сөйләшүгә корылган.