“Казан” бию ансамбле Бакуга иҗади сәфәргә җыена

Коллектив анда “Алтын фонд”ка кертелгән иң яхшы номерларын тәкъдим итәчәк
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Октябрь аенда “Казан” бию ансамбле Бакуга гастрольләргә юл ала. Ансамбльнең директоры Исхак Усманов белдерүенчә, коллектив анда “Алтын фонд”ка кертелгән иң яхшы номерларын тәкъдим итәчәк.
Ноябрь аенда “Казан” бию ансамбле республиканың Әгерҗе районында, шулай ук Удмуртия, Пермь, Чиләбе, Магнитогорски төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне үзенең кабатланмас чыгышлары белән сөендерәчәк.
Казан тамашачысы “Казан” бию ансамбле чыгышын декабрь аенда күрә ала. “Башкаланың сәнгать сөючеләре игътибарына да “Алтын фонд”ка кертелгән җәүһәрләребезне тәкъдим итү ниятләнә”, - ди Исхак әфәнде.