“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә — Рушан Якупова күргәзмәсе

Чара рәссамның 80 яшьлек юбилеена багышлана
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Рәссамнары берлеге әгъзасы Рушан Якупованың шәхси күргәзмәсе ачыла.
Рәссамның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чарада Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда һәм Рушан ханымның үз архивында сакланучы эшләре тәкъдим ителәчәк, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Р.Якупова чыгышы белән Оренбург өлкәсе Кызыл Мәчет авылыннан. Дулевода һөнәри-сәнгать училищесын тәмамлаган яшь кыз, 1953 елда Казандагы Сәнгать училищесы дипломына да ия була. Озак еллар Р.Якупова Татарстанның Сәнгать фондында бизәүче вазифасын башкара, шулай ук татар халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясау белән шөгыльләнә. Лаеклы ялган чыкканнан соң да, Рушан ханым иҗаттан читләшми: шәһәр һәм республикада узган күпсанлы күргәзмәләрдә катнаша.
Әйтергә кирәк, рәссамның эшләре ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда, АКШта, Төркиядә, Алманиядә, Бөекбританиядә, Израильдә шәхси тупланмаларда саклана.