Чаллы курчак театрының Украинада гастрольләре узачак

Труппа анда “Колобок” һәм “Гуси-лебеди” спектакльләрен күрсәтә
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Бу атнада Яр Чаллы Дәүләт курчак театры Украинага гастрольгә юнәләчәк.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, театр Виница шәһәренең нәни тамашачыларына “Колобок” һәм “Гуси-лебеди” спектакльләрен күрсәтә.
Чаллы курчак театрының гастрольләре Украинада 26 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.