Төмәндә Казанның меңъеллыгына багышланган кичә булды

Төмәндә Казанның меңъеллыгына багышланган кичә булды

(Төмән, 23 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). 22 сентябрьдә Төмәннең Дәүләт циркында Казан шәһәренең меңъеллыгына багышланган җырлы-биюле шоу-тамаша булып үтте. 1600 урынлы бу бинада буш урыннар калмау гына түгел, ә бик күп өстәмә урындыкар куелды, һәм шулай ук секцияләр арасындагы баскычлар да тамаша карарга килгән якташларыбыз белән тулы булды.

Бәйрәм кичәсенең Габдулла Тукайның «Пар ат» шигыре белән башланып китүе дә бик үзенчәлекле иде.

Бу сүзләрне яңгыратучының үзе күренмәсә дә, «Дусларга сукмак» радиотапшыруын алып баручы Наил Хисамиев тавышын танымаган кеше булмагандыр.

Җитез ат җигелгән каретада тальян гармунын сыздырып җыр-музыка остасы Әбүзәр Миңлебаев, җырчы Гөлнур Хәкимова, биюче кызлар килеп чыкты, алар гөрләшә-гөрләшә җыр-моңнарын яңгыратып, дәртле биюләре белән аренаны әйләнеп чыктылар да, төялешеп, «Казанның меңъеллыгына китеп бардылар». Соңга калган егет белән кыз аларны куып җитә алмауларына бик үкенеп алсалар да, Казанга бару җаен таптылар. Алар Казанның 1000 еллыга уңаеннан төшерелгән кассетаны карый башладылар.Экранда Казан Кремле, гасырлар төпкеленнән күтәрелгән мәһабәт Кол-Шәриф мәчете, башка тарихи мәчетләр, Казанның гаҗәеп матур урыннары һәм тарихи биналарның күренешләре бер-берсен алмаштырып торды. Татарстан Президенты Шәймиевнең милләттәшләребезне шушы зур вакыйга белән котлаган чыгышы һәм Россия Президенты Владимир Путинның татарча чыгышыннан бер өзек экраннан яңгырады. Шушы минутларда тамашачылар үзләрен Казанда булгандай хис итте. Кадрларны тамашачы озакка сузылган алкышлар белән озатты. Казанның олы юбилеена багышланган 4 сәгатькә сузылган бу тамаша, сизелми дә үтеп китте.

Казан Ханбикәсе киемендә халкыбызның сөекле җырчысы Гөлзадә килеп чыккач, тарихыбыз юлларына борылып кайткандай булдылар тамашачылар, аларның дулкынлы көчле алкышлары шуңа дәлил иде. Моннан тыш та, һәр җырчының чыгышы бик җылы кабул ителде.

Бу бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үтте. Конгресстан вәкил булып килгән Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» берләшмәсе рәисе Кәмәрия ханым Хәмидуллина Конгрес рәисе Ринат Закировның Төмән тамашачысына җылы котлауларын һәм матур теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук өлкәнең милләтебез үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән татар хатын-кызларына «Сөембикә» журналы бүләге - «Сөембикә» беләзеген тапшырды.

Концерт программасында Казаннан килгән артистлар Гөлзадә Сәфиуллина, Рөстәм Закиров, «Казан егетләре» төркеме, җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов, Алсу белән Фәридә дуэты, биючеләр Наталья Панфилова белән Ринат Насибулиннар катнашты. Алар арасында Төмәннең җыр осталары Фәүдәт Гарипов, Гөлсинә Сәмигуллина, Илшат Хәмидулин, Тубыл шәһәреннән Сәкинә Арангулова һәм аның уллары Хәсән белән Хөсәен дә сынатмады.

Казанның меңъеллыгына багышланган бу бәйрәмне өлкәнең мәдәният белгече, иҗтимагый хәйрия фонды директоры Фәрит Хәкимов белән Наил Хисамиев оештырып үткәрде. Бәйрәм ахырында алар концерт программасында катнашкан артистларга, Казаннан килгән кунакларга, Бөтендөнья татар конгрессына, аның рәисе Ринат әфәнде Закировка олы рәхмәтләрен юллады.