Санкт-Петербургның Милли китапханәсендә мөселман кулъязмалары бихисап

Санкт-Петербургның Милли китапханәсендә мөселман кулъязмалары бихисап

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Милли китапханәсендә Петербургта сакланучы мөселман кулъязма китаплары шедеврларына багышланган чара булып узды. Аны Санкт-Петербург шәһәре вәкиле — Россия Милли китапханәсендәге кулъязмалар бүлегенең көнчыгыш фондлар секторы җитәкчесе Ольга Васильева үткәрде. Китаплар барлыгы 4000 данә тәшкил итә һәм төрле дәрәҗәдә булып, араларында мактанырлыклары да аз түгел икән.

Ольга Валентиновна VIII гасырдан ук сакланган гарәп һәм фарсы кулъязмалары турында сөйләде. 350 фарсы кулъязмасының 140ы - төрле миниатюралар белән бизәлгәнен әйтеп үтте. Рус һәм татар телендәге борынгы китаплар Санкт-Петербургта бик сирәк икән, XVIII-XIX гасырга караганнарын гына очратырга була. Ольга ханым Коръәннәрнең уртак бизәлеше — китап тышы уртасындагы квадрат һәм уртадагы кояш яки чәчәк рәвешендәге түгәрәк турында тәфсилләп сөйләп, каллиграфия үрнәкләрен дә күрсәтте. Көмеш кушылган кара белән язылган Коръәннең дүрт томлыгы Парижда саклануы хакындагы мәгълүмат та бик кызыклы иде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта кулъязмаларның кыйммәте декоратив бизәлешенә бәйле, ә текстларның эчтәлегенә игътибар аз бирелә икән. Кулъязма битенең почмагына сакларга кабул иткән китапханәче имзасы теркәлү дә мөһим факт.

Ольга Васильева әйтүенчә, Казанда да мөселман кулъязмалары күп, тик әдәби кыйммәткә ия булганнары гына азрак. «Алтын белән йөгертелгән борынгы китапларның зур хәзинә булуын инкарь итеп булмый», — ди ул.