Г.Тукай музеенда Муса Бигиевка багышланган укулар узды

Г.Тукай музеенда Муса Бигиевка багышланган укулар узды

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Г.Тукай музеенда дин галиме, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Муса Бигиевның тууына 130 тулуга багышланган фәнни укулар узды. Анда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре һәм дин әһелләре катнашты. Җыелышта М.Бигиевның татар иҗтимагый фикере тарихында керткән өлеше, шулай ук аның Ислам дине проблемалары һәм фәлсәфәсе буенча язылган хезмәтләренә кагылышлы чыгышлар ясалды.

Муса Бигиевның тормышы һәм иҗаты әлнгә аз өйрәнелгән. Бары быел гына Татарстан китап нәшрияты тарафыннан “Муса Джаруллах Бигиев. Избранные труды” дип аталган рус телендәге хезмәт басылып чыкты. Фәнни укулар кысаларында әлеге китапны тәкъдир итү дә булды. Анда М.Бигиевның сайланма хезмәтләре урын алган. Бу китапны төзүчеләрнең берсе булган Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерүенчә, китап ике кисәктән тора һәм тиздән аның икенче кисәге дә дөнья күрәчәк икән.