Фестивальдә татар журналистлары да бүләкләнде

Фестивальдә татар журналистлары да бүләкләнде

(Уфа, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшь журналистларның II республика фестивале булып үтте. Анда Башкортстанның төрле районнары һәм шәһәрләре газеталарында һәм журналларында эшләүче 70 кә якын яшь хәбәрче катнашты. Татар телендә язучы журналистлар да байтак иде бу бәйрәмдә.

Фестивальнең рәсми өлеше Уфада Матбугат йортында үтте. Чараны ачу тантанасында журналистларны Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе башлыгы Борис Мелкоедов белән БР Журналистлар берлеге рәисе Марсель Сәлимов сәламләде һәм каләм әһелләренә киләчәктә дә илһамлы иҗат теләде.

Бәйрәмдә төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. “Яшьләр күзлегеннән икътисад” дигән конкурста татар журналистлары да бүләкләр алды. Нефтекамадан Альберт Миңнегалиев, Илеш районыннан Чулпан Заһретдинова, Агыйдел шәһәреннән Инзилә Кашаповалар җиңүче дипломына лаек булды. Аларга заманча, санлы фотоаппаратлар да бүләк ителде.