Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова укучыларга әтисе турындагы хатирәләрне бәян итте

Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова укучыларга әтисе турындагы хатирәләрне бәян итте

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Сәйдәш мәдәният үзәгендә танылган әдип Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән кызыклы очрашу булды. Аны баш китапханәче Наилә Бикмиева алып барды. Анда Банк мәктәбе, Элемтә техникумы студентлары, 15нче мәктәп укучылары чакырылган иде.

Ләйлә Кәримова документлар, хатлар, фотосурәтләргә таянып, әтисе турында гаять эчтәлекле мәгълүматлар бирде, аны сугыштан каршы алуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аның әтисе белән горурланып сөйләве укучыларга тирән тәэсир ясады. Хәтта китапханәгә йөрүчеләрнең берсе - өлкән яшьтәге Рәхимулла ага Фәтхуллин аның “Партизанка Гөлчәчәккә хат” исемле поэмасын яттан сөйләде. Шул рәвешле ул Ф.Кәримгә булган ихтирамын белдерде. Мәдәни үзәкнең директоры Лима Кустабаева да Ләйлә Кәримовага үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Ләйлә ханым Ф.Кәрим истәлегенә багышлап китап бастырып чыгарырга җыенуы турында да хәбәр итте. Анда күренекле шәхесләрнең Фатыйх Кәрим турындагы истәлекләре тупланачак.

Танылган классигыбызның тууына өч елдан 100 яшь тулачак.