"Кече шәһәр театрлары" проекты сыйфатлы сәнгать әсәрләрен финанслый – Дилия Хәйретдинова

Буа дәүләт театры базасында оештырылган "Буа Талиясе" театр лабораториясенә йомгак ясалды.

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Бердәм Россия” партиясе башлангычы буенча старт алган “Россиянең кече шәһәр театрлары” проекты сәнгати югарылыкта, эчтәлеге һәм техник ягы буенча да сыйфатлы итеп куелган спектакльләрне финанслый. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова “Буа Талиясе” театр лабораториясенә йомгак ясалганда шушы фикергә басым ясады. Әлеге проект гамәлгә куелганда театрның җәмгыятьне тәрбияләү максатын да күздә тотуын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Россия” партиясе башлангычы буенча “Россиянең кече шәһәр театрлары” проекты гамәлгә куелды. Аның нигезендә Россиянең халкы 300 меңнән артмаган шәһәрләрендә урнашкан театрларга спектакльләр кую өчен федераль акча бүлеп бирелә. Татарстанда бу исемлеккә алты дәүләт һәм ике муниципаль театр кертелде.

Буа дәүләт театры әлеге проект буенча спектакльләр кую эшен “Буа Талиясе” театр лабораториясеннән башлап җибәрде һәм лаборатория кысаларында, чакырылган режиссерлар тарафыннан, өч спектакльнең эскизлары әзерләнде. Әлеге эскизлар яңа театр сезонында спектакль булып үстереләчәк.

Дилия Хәйретдинова “Бердәм Россия” партиясенең “Россиянең кече шәһәр театрлары” проектының Россия Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылуын, әлеге проектка Татарстан ягыннан да субсидияләр өстәлүен билгеләп узды.

Ул бүген каралган эскизларның уңай эмоцияләр бирүен әйтеп, оештыручыларга һәм барлык катнашкан артистларга рәхмәтләрен җиткерде.