news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Крганов «Современник» спектаклендә татар әбиенең эчкече буларак күрсәтелүенә борчыла

Мәскәү мөфтие билгеләп үткәнчә, нәкъ менә татар әбиләре аркасында совет елларында татарлар үз динен һәм иманын саклап калган.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов фикеренчә, «Современник» театрында куелган «Первый хлеб» спектакле (анда Лия Ахеджакова эчкече татар әбие ролен башкара) татар хатын-кызының традицион образына каршы килә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Татар кешесе, мөселман буларак мине танылган мәдәният эшлеклесенең татар әбие ролен башкаруы һәм аның яшь татар драматургы тарафыннан безнең гореф-гадәтләргә хас булмаганча эчкече характерында сурәтләнүе хәвефкә сала», - диде Крганов «Интерфакс» агентлыгына.

Аның сүзләренчә, героиняның психологик образы аңлашылмый һәм кешеләргә татар хатын-кызының традицион образын аңларга комачаулый.

«Мин – татар кешесе, мине балачакта татар әбиләре тәрбияләде, дини өлкәдә 30 елга якын алып барган эшчәнлек дәверендә мин татар хатыннарын һәм әбиләрен көн саен башка образда күрә идем. Алар һәрвакыт ак яулык бөркәнә, үз балаларына йомшак кына итеп үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен бирә», - диде мөфти.

Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә татар әбиләре аркасында совет елларында татарлар үз динен һәм иманын саклап калган. «Әбиләр безнең балаларда иманны саклап калды, совет хакимияте ир-атларны җәзага тартмасын өчен алар хәтта ир балаларны сөннәткә утырта иде. Безнең әбиләр тәмле итеп ашарга әзерли, алар яшь кызларны күп нәрсәгә өйрәтте, алар үзләрен бу пьесадагы героиня кебек тотмый», - диде дини лидер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100