Казан ТЮЗы ишегалдында ачык һавадагы спектакль күрсәтелде

Артислар спектакль өчен декорация буларак театр ишегалдындагы кызыл кирпечле корылманы сайлаганнар.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казан Яшь тамашачы театры үзенең эчке ишегалдында ачык һавадагы беренче спектаклен күрсәтте. Ул - Максим Горький хикәяләре буенча эшләнгән “Бывшие люди” спектакле.

Ачык һавадагы спектакльне театрның яшь артистлары эшләгән. Режиссер – театр артисты Илнур Гарифуллин. Ул үзе үк хореограф һәм рәссам да. Композитор – театр артисты Камил Гатауллин. Спектакльдә театрның биш артисты катнаша – Нияз Зиннәтуллин, Камал Гатауллин, Эльвина Булатова, Гүзәл Вәлишина, Полина Малых.

Режиссер Илнур Гарифуллин әйтүенчә, артистлар хикәяләрне дә бергәләп сайлаганнар, сценарий да гомум тырышлык белән эшләнгән. Артистлар тормыш төбенә төшкән кешеләрнең уйларын һәм фәлсәфәсен күрсәтәләр.

Артистлар спектакль өчен декорация буларак театр ишегалдындагы кызыл кирпечле корылманы сайлаганнар. Алар тимер ишек астындагы тишектән үрмәләп чыгалар. Тамаша ишегалдында һәм әлеге корылманың икенче кат балконында бара.

Тамаша 21.00 сәгатьтә – кичке караңгылык иңгәч башланды һәм сәгать ярымга сузылды. Спектакль 16+ тамгасы белән куелган.