Дәрвишләр бистәсендә биш еллык тәнәфестән соң кабат Сабан туе уза

Совет районы Сабан туена өч меңнән артык кунак җыелган.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Совет районының Дәрвишләр бистәсе каенлыгында биш еллык тәнәфестән соң кабат Сабан туе үткәрелә. Күңел ачу программасы сәгать 9.30да башланып китте.

Сабан туенда Саба һәм Балтач районнары оештырган татар ихаталарында килгән кунаклар татар халкының көнкүреше белән таныша. "Осталар шәһәре" иҗади мастер-класслар оештыра.

"Болгар радиосы" концерт-күңел ачу мәйданчыгы интерактив бәйгеләрендә призлар уйната.

"Сабан туе буяулары" концерт мәйданчыгы җыр-бию чыгышлары тәкъдим итә. Килгән кунаклар өчен "Сабан туе тавышы" дип аталган караоке оештырылган. Балалар өчен "Сәләтле бәләкәч" уен программасы бара.

Дәрвишләр бистәсе Сабан туенда Салават Фәтхетдинов, Салават Миңнеханов, Гүзәлем чыгышлары көтелә. Болгар радиосы мәйданчыгында Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаячак.

  • Казан Сабан туе бүген дүрт мәйданчыкта уза: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында, Аккош күле янындагы урман паркында һәм Казан ипподромында.