Нурлатта тәрбиягә алынган балалар өчен Сабан туе үткәрелде

Анда күчмә Кубок уйнатылды

 (Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). 19 июньдә тәрбиягә блу алып үстерүче һәм опекун гаиләләрдә үсүче малайлар һәм кызлар өчен традицион балалар Сабан туе үткәрелде.

Бәйрәмгә Бөгелмә, Спас районнарыннан да шундый гаиләләр чакырылган иде. Балалар Сабан туенда зур кунаклар да булып киттеләр. Нурлат районында ятим балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия эше яхшы үсеш алган. “КОСиГ” кече нефть компаниясе ел саен балалар Сабан туеның төп иганәчеләре булып, балаларны бүлкәләр белән сөендерәләр. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, “Елның иң яхшы тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләсе” конкурсына да йомгак ясалды. Күчмә Кубокны Нурлаттан ялгызы гына тәрбиягә алган 4 бала үстерүче Елена Исаева яулады, дип хәбәр итә районның “Дуслык” газетасы.