Г. Камал театрының Уфа гастрольләре афишасы тәгаенләнде

Башкортстан тамашачысына 10 спектакль тәкъдим ителә

 (Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Уфа шәһәрендә традицион гастрольләре быел 10-17 сентябрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры һәм Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры сәхнәләрендә узачак.

Башкортстан тамашачысына 4 премьера спектакле тәкъдим ителә. Болар: Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган “Сөясеңме, сөймисеңме...” мелодрамасы, Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннусның “Хуҗа Насретдин”ы, Уильям Шекспир трагедиясе буенча куелган “Ричард III” фаҗигале уены һәм Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт FM” комедиясе.

Гастрольләр 10 сентябрьдә 19 сәгатьтә М.Гафури театры сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән ачыла. Афишада шулай ук Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” романтик комедиясе, Т.Миңнуллинның “Диләфрүз-Remake” музыкаль комедиясе, Илгиз Зәйниевнең “Кечтүкле уен” әкияте һәм Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе дә бар.

Моннан тыш, Уфа тамашачысы яратып кабул иткән “Зәңгәр шәл” спектаклен дә тамаша кылырга мөмкин булачак, диелә Камал театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.