Бөтенроссия буяулар фестивалена Казан белән Чаллы да кушыла

Ул ачык һавада үткәрелә

 (Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Россия Федерациясенең 15 шәһәрен колачлаячак буяулар фестиваленың быелгысында Казан белән Чаллы калалары үз төсләрен күрсәтмәкче. Анда катнашучылар бер-берсен төрле төстәге натураль буяуларга батырудан гыйбарәт булган сабыйларча күңел ачу чарасы ул. Һиндстан җирлегендә язны каршылаганда барлыкка килгән бәйрәм шулай төсле буяулар фестивале буларак безнең илгә дә килеп җиткән. Россия өчен ул, гомумән, күңел ачу, туристлар җәлеп итү чарасы буларак карала. Мондый фестивальләрдә кулланыла торган буяулар җиңел юыла. Бәйрәмгә ак төстәге киемнәр киеп килергә киңәш ителә, ник дигәндә, ак фонга сиптерелгән ачык төсле буяулар аеруча матур булып күренәчәк.

Рәсми рәвештә “Russian Color Fest-2015” дип атала торган буяулар фестивале бик күп шәһәрләрдә – Әстерхан, Волгоградтан алып Төмәнгә кадәр үткәрелә (дөрес, мегаполислардан Санкт-Петербург катнаша, ә Мәскәү анда юк).  Аерым алганда, Татарстан башкаласында ул 8 август көнне “Электрон” стадионында Кәрим Тинчурин урамы, 27а адресы буенча була, ягъни биредә фестиваль башланырга 46 көн калган. Хәер, Чаллыда аннан да алда буласы: тагын 39 көннән 1 августта Мәскәү проспекты, 104 адресы буенча “КАМАЗ” стадионы янында үткәрелә.

Фестиваль барышында җанлы музыкадан торган биш сәгатьлек концерт карау мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.