Башкортстанның Мәчетле районында бөтен дөньядан җыелган кубызлар коллекциясе саклана

Экспозициядә Индонезия генггонгы, япон муккури кубызы, француз гимбарды, белорус дрямбасы, словен друмлясы, Непал мурчунгы һ.б. бар.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Мәчетле районы Олы Ыктамак авылында бердәнбер кубыз музее эшли.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредә бөтен дөньядан җыелган 80нән артык кубыз саклана.

Экспозициядә Индонезия генггонгы, япон муккури кубызы, француз гимбарды, белорус дрямбасы, словен друмлясы, Непал мурчунгы һ.б. бар. Барлыгы 30 илдән җыелган уен кораллары тәкъдим ителгән.

Виртуоз кубызчы Роберт Заһретдинов җыйган һәм музейга бушлай тапшырган кубызларның уникаль коллекциясе, шулай ук аның тарафыннан кулдан ясалган уен кораллары әлеге гадәти булмаган күргәзмәнең нигезен тәшкил итә.

Хәзерге вакытта коллекция тулылануын дәвам итә.