news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Дмитрий Хворостовский һәм дуслар — балаларга» телемарафоны була

Башкортстанда хәйрия марафоныннан кергән акча авыру балаларны дәвалауга тотылачак.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Дмитрий Хворостовский исемендәге Хәйрия фонды Башкортстан Республикасы территориясендә «Дмитрий Хворостовский һәм дуслар — балаларга» хәйрия телемарафонын уздырырга планлаштыра. Бу хакта фонд җитәкчесе Флоранс Хворостовская сүзләренә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Марафон кысаларында концерт БСТ каналында трансляцияләнә һәм студиянең туры эфирында эшләячәкләр.

Җыелган акча фонд партнеры «Русфонд»ка  Башкортостан Республикасы балаларын дәвалауга тапшырылачак.

Телемарафонда фондның дуслары Екатерина Андреева (Беренче канал), Владимир Спиваков, Айгөл Әхмәтшина, Иван Васильев, Валерия, Дмитрий Дибров, Борислав Струлев онлайн катнашуларын раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100