Болгарда “Татарстан балалары бөек борынгы Болгар җирендә” музыкаль марафоны узды

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булды

(Болгар, 23 май, «Татар-информ», Руфинә Мөбарәкшина). Кичә Болгарда “Татарстан балалары борынгы болгарларның Бөек җирендә” (“Дети Татарстана на великой земле древних Булгар”) X Республика музыкаль марафоны узды.

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фоды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев булды. Болгарда музыка һәм сәнгать бәйрәме инде өченче ел аның патронажында уза.

Марафонда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Мәскәү музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм хореография училищесы студентлары катнашты.

Үзенчәлекле марафон “Вдохновение” ансамбле һәм катнаш хор чыгышыннан башланды.

Алга таба җыелганнарны сәламләү өчен сәхнәгә ТР Дәүләт Киңәшчесе чакырылды. “Сезнең бик шәп килеп чыга, - диде чыгыш ясаучыларга Шәймиев. – Сезнең ярдәм белән без профессиональ һәм һәвәскәр музыканы төгәл аерабыз. Шулай итеп, шундый хор һәм шундый ансамбль белән фестивальне ачканыгыз өчен зур рәхмәт”.

М.Шәймиев сүзләренчә, нәкъ шулай без яңа Татарстанны төзибез. “Кеше рухи яктан бай булса, аның барысы да көченнән килә”, - диде ул. Дәүләт Киңәшчесе, музыкаль бәйрәм өчен, оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Алга таба Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.

Татарстан композиторлары ел саен музыкаль марафон ачылышында тыңлаучыларга яңа әсәрләрен тәкъдим итә. Быел Эльмир Низамов тыңлаучылар хөкеменә Ренат Харис сүзләренә “Шәһри Болгар” әсәрен тәкъдим итте. Рояль артында автор утырды. Композицияне “Вдохновение” ансамбле һәм катнаш хор башкарды.

Соңыннан тамашачылар Казан хореография училищесының “Казан кызлары биюе”н күрде.

Марафонда иң яшь катнашучы Умар Бикбаев башкаруында “Татар халык җырлары” попуррие чараның кунакларында көчле алкышлар тудырды. 5 яшьлек малайның тальян гармунда уйнавы беркемне дә битараф калдырмады.

Балалар иҗатына игътибар җәлеп итүдән, сәләтле яшьләрне ачыклаудан тыш, чара мөһим миссия – тарихи тамырларга мөрәҗәгать итү, Болгар җире мәдәни мирасының милли борынгы һәйкәлләрен пропагандалау миссиясен – башкара.