«Талак, талак» спектакле янә Камал сәхнәсендә

«Талак, талак» спектакле янә Камал сәхнәсендә

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Хәй Вахитның «Талак, талак» исемле пьесасы буенча премьера була.

Драматург, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Габделхәй Вахитов (1918-1978) тарафыннан иҗат ителгән күп кенә сәхнә әсәрләре узган гасырның 60-70 нче елларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарының нигезен тәшкил итә. Драматургның «Күк капусы ачылса», «Мәхәббәтең чын булса» һәм «Беренче мәхәббәт» кебек әсәрләре бүген дә театр сөючеләр һәм укучылар күңелендә якты хәтирә булып саклана. Соңгы пьесасы буенча Х.Вахит 1961 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия була.

Тәүге тапкыр «Талак, талак» пьесасы 1979 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелгән була. Яшьләр тормышын, алар арасындагы конфликтларны гәүдәләндергән әлеге сәхнә әсәре театр сөючеләр тарафыннан ул вакытта да яратып кабул ителә. Инде 26 елдан соң ул кабат өр-яңадан сәхнәләштерелә. Бу юлы аны режиссер Рамил Фазлыев куя. Спектакльдә Илдар Хәйруллин, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова кебек театрның танылган артистлары уйный.