news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Телем – минем горурлыгым» әдәби кичәсе була

«Дөнья энҗесе» конкурсында катнашучылар чит телләрдә поэмалар укыячак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда «Телем — минем горурлыгым» дип исемләнгән әдәби кичә 25 апрельгә күчерелә. Чара Павлюхин урамы, 91 адресы буенча сәүдә үзәгендә 14:00 сәгатьтә башлана.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Телем — минем горурлыгым» Әдәби кичәсе — «Дөнья энҗесе — 2021» Халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең бер этабы. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Конкурста катнашучылар француз, кытай, испан, казах, кыргыз, таҗик һәм һинди телләрендә поэмалар укыячак. Программада шулай ук театраль күренешләр, халык уен коралларында уйнау һәм милли биюләр каралган.

Конкурс 2009 елдан бирле уздырыла. Аны Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100