Казан консерваториясе татар хор музыкасы фестиваленә чакыра

«Гүзәл җирем - Татарстан!» татар хор музыкасы XIX фестивале гала-концерты Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил юбилейларына багышлана.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 27 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Гүзәл җирем-Татарстан!» татар хор музыкасы XIX фестивале гала-концерты була.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Фестиваль татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил юбилейлары уңаеннан үткәрелә. 

Катнашучылар арасында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте хор коллективлары, шәһәрнең балалар хор коллективлары, шулай ук солистлар Эльза Исламова, Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Кыямова, җырчылар Руслан Закиров, Никита Точилкин бар.

Фестиваль 2003 елдан башлап Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан үткәрелеп килә.

Төрле елларда ул татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Шамил Шәрифуллинга һ. б. багышлап үткәрелде.

Быел видеоязмалар буенча конкурс тыңлаулары була. Россия шәһәрләреннән хор коллективлары Алар Җиһанов, Яхин әсәрләрен, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил сүзләренә хор әсәрләрен башкарачак, диелә хәбәрдә.