Камал театрында «Нәүрүз» фестиваленә билетлар сатыла башлады

7-13 июньдә Кабан күле яры буенда да спектакльләр карап булачак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 7-13 июньдә узачак Төрки халыкларның XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә билетлар сатыла башлады.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль программасында Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан 23 театр катнаша. Быел фестиваль хәзерге заман төрки халыклары театр сәнгатен яктырта.

XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 6 театраль мәйдәнында тәкъдим ителә: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры, Кариев театры.

Спектакльләр, шулай ук, Кабан күле яры буенда да уйналачак. Билетларны кассалардан, театр сайтларыннан һәм билет таратучылардан сатып алырга мөмкин.

Әлегә сатуда Камал Театрында үтәчәк спектакльләр генә. Билетлар театр сайтында, кассасында һәм билет операторларында. Шушы көннәрдә «Нәүрүз» фестивале үтәчән башка театр-мәйданнарның сайт һәм кассаларында да билетлар сатуга чыгачак, диелә хәбәрдә.