Әлки районында гармунчылар арасында онлайн бәйге игълан ителде

Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуга багышлана.

(Әлки, 23 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы мәдәният бүлеге гармунчылар арасында онлайн бәйге башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуга багышлана. Анда ике дистәгә якын гармунчы катнашкан инде. Аларның чыгышларын яздырып «Алькеевский РДК» инстаграм битенә урнаштыралар.

«Районыбызда талантлар, шул исәптән гармун осталары да шактый. Кайберәүләр концертларда чыгыш ясарга уңайсызлана. Ә менә онлайн конкурста теләп катнашалар. Алар арасында төрле авыллардан, төрле милләт кешеләре бар. Бәйгедә катнашып, үз талантлары белән тамашачыларны сөендерүчеләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.