Ленин музей-йортында рәссам Флера Дәминова күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә — иҗатчының керамик плиткаларга төшерелгән эшләре
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 28 апрель көнне В.Ленин музей-йортында рәссам Флера Дәминова эшләреннән торган үзенчәлекле күргәзмә ачыла.
Флера ханым киндердә, яки кәгазьдә түгел, ә керамик плиткаларда кабатланмас эшләр тудыра. Инде 3 елдан бирле ул күләмле панно өстендә эшли. Әйтергә кирәк, аның эшләренә Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә сорау зур. Андый төр паннолар фатирлар һәм йорт эчләрен бизәү өчен кулланыла. Инде казанлыларга да үзенчәлекле интерьер төре белән танышу мөмкинлеге туды, диелә Милли музейдан алынган хәбәрдә.
Ф.Дәминова Казанда туган. Сынлы сәнгать белән күптәннән шөгыльләнә: сәнгать мәктәбен тәмамлый, соңыннан исә кулланма сәнгать буенча белем ала — һөнәр училищесында агачтан кисеп ясау классында укый. Ләкин ул агачтан сыннар ясамый, ә керамикага күчә. Моңа исә Флера ханыма борынгы Португалия турындагы телевизордан күрсәтелгән документаль фильм этәргеч ясый. Әлеге фильмда ул элекке чорда төрле бизәкләр төшерелгән плиткалар белән вокзаллар, чиркәүләрнең бизәлешен күреп соклана һәм үзе дә шундыйларны иҗат итәргә алына.
Керамик плиткага рәсем төшерүне рәссам ныклап үзләштерә, бу юнәлештә күп хезмәтләрне өйрәнә. Панно өчен материалны да Флера ханым үзе таба, эшләрен ул борынгы традицияләрне төгәл үтәп башкара.