“Хәзинә”дә — “Яшьләр бәйрәме”

Анда Кытай, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Татарстан яшьләренең әсәрләре тәкъдим ителәчәк
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). 26 апрель көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Шанхай илләре берләшмәсе тарафыннан “Яшьләр иҗаты” дигән гамәли сәнгать бәйрәме оештырыла.
Галереядән алынган мәгълүматларга караганда, биредә тамашачыларга Кытай, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Татарстан яшьләренең әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Соңыннан исә, галереянең икенче катында, “Тукай моңы” дигән күргәзмә-тамаша була. Халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган чарада Казанда белем алучы чит ил студентлары шагыйрьнең шигырьләрен яңгыратачак, диелә хәбәрдә.