Башкортстан язучысы Марсель Сәлимов юбилеен билгели

Башкортстандагы киң билгеле сатирик язучы, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Марсель Сәлимов иртәгә Уфадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда иҗат кичәсен үткәрә
(Уфа, 23 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы киң билгеле сатирик язучы, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Марсель Сәлимов иртәгә Уфадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда иҗат кичәсен үткәрә.
Үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан көлке яратучыларны кунакка җыя Марсель Сәлимов. Кичәдә сәнгать осталары Гөлсем Хәбибуллина, Гөлзәмия Ситдыйкова, Фәнүнә Сираҗетдинова, Зөлфия Кудашева, Илнур Юламанов һәм башка талант ияләре катнаша. Артистлар Марсель Сәлимов язган кызыклы-көлкеле монологларны да башкарачак.
Марсель Сәлимов Борай районының Сәет исемле татар авылында туып үскән милләттәшебез. Кечкенәдән әдәби иҗатка тартылган Марсель Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Аннан соң аның тормышы журналистика һәм язучылык эше белән бәйле. 1980 елдан бирле киң билгеле “Һәнәк” журналының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара ул. Башкортстан Журналистлар берлеген дә озак еллар җитәкләде.
Әллә күпме бүләкләре өстенә быел Марсель Сәлимов тагын да зуррак танылу алды. Россия һәм дөнья күләмендә танылу алган 700 кеше исемлегенә кертелде талантлы каләм әһеле. Мәскәүдә быел “Кемнәр кем икән? Русча басма” дигән үзенчәлекле биографик белешмә дөнья күргән иде. Россия Фәннәр академиясе һәм “Рус интеллектуаль проектлары” клубы канаты астында чыккан ул китапка Россия һәм дөнья күләмендә шөһрәт яулаган 700 шәхес кергән.
Әсәрләре дөнья халыкларының 40 теленә тәрҗемә ителгән Марсель Шәйнур улы Сәлимовның исеме дә бар бу әтрафлы китапта. Бу белешмә-китапта Марсель Сәлимов белән бергә Владимир Путин, Михаил Горбачев, космонавт Алексей Леонов, Геннадий Зюганов, Аман Тулеев һәм тагын йөзләрчә иң күренекле шәхесләр хакында мәгълүматлар урын алган.
Марсель Сәлимовның төрле телләрдә егермедән артык китабы дөнья күрде. Аның иң шәп әсәрләре тупланган җыентыгы былтыр Казанда татар телендә дә басылып чыкты.