Башкортстанның Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме булды

Бәйрәмдә катнашучыларны татар ашлары һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме булды.

Бәйрәмдә читтә яшәгән авылдашлардан башка, Татарстанның Башкортстандагы Даими вакиле Йосып Диһанша улы Якубов, «Ак калфак» оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Архангель районы хакимияты җитәкчелеге катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заһитлылар Нәүрүз бәйрәмен унбиш елдан артык үткәрәләр. Шулай ук авыл мәдәният йортында 2014нче елдан бирле «Әхирәтләр» вокаль ансамбле уңышлы чыгышлары белән авылдашларын куандыра.

Заһит авылы мәктәбендә оештырылган бәйрәмдә балалар матур итеп җыр-биюгә булган осталыкларын курсәтүдән тыш, урамда оештырылган кышкы уеннарда да көч сынашты. Чарада катнашучыларны һәм килгән барлык кунакларны да соңыннан татар ашлары һәм кайнар чәй белән сыйладылар.