Мәдәният министрлыгы барлык кинотеатрларга да эшне туктатып торырга тәкъдим итте

19 марттан Covid-19 коронавирусы аркасында югары әзерлек режимы илнең барлык 85 төбәгендә кертелде.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Мәдәният министрлыгы Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, барлык кинотеатрларга дүшәмбе, 23 марттан башлап ябылырга тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге боерыкны Россия мәдәният министры Ольга Любимова имзалады һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына, шулай ук мәдәният өлкәсендә җирле үзидарә органнарына җиткерелде», — диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Россия Мәдәният министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләр — музейлар, театрлар, филармония, цирк һәм башка учреждениеләр эшчәнлеген вакытлыча туктатты.

22 мартка булган мәгълүматларга караганда, Россиядә 367 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Унтугыз авыру терелде. 52 меңнән артык кеше күзәтү астында кала.

19 марттан башлап, коронавирус аркасында, илнең барлык 85 төбәгендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, югары әзерлек режимы кертелде.