Мәскәүдә Татарстан рәссамнарының йөздән артык эше күргәзмәгә куелды

Күргәзмә 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Россия Федераль җыен Федерация советының Мәскәү йортында “Татарстан – край души нашей” рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды. Россия башкаласында ТР Рәссамнар берлеге әгъзаларының йөздән артык эшен тәкъдим ителде.

Экспозиция ике катны били, анда пумала һәм киндер тукыма осталарының барлык сәнгати мөмкинлекләре чагыла. Бертуган Хисамовларның - пейзажлары, Зөфәр Гимаев белән Рөстәм Килдебәковның - портретлары, Изабелла Рогожинаның - шәһәр рәсемнәре, Виктор Анютин белән Рауза Иванованың - натюрмортлары, Евгений Голубцов белән Альберт Шиабиевның - декоратив стильдәге эшләре, Мадияр Хаҗиев белән Линар Әхмәтовның - пыялада ясаган көнкүреш картиналары, Мөдәррис Минһаҗев эшләре һ.б. тәкъдим ителгән.

“Татарстаннан читтә уза торган күргәзмәләр безнең өчен бик мөһим. Алар рәссамга үз көченә ышаныч тудырудан тыш, россиялеләрне безнең республика мәдәнияте белән якыннан таныштыру мөмкинлеге бирә”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә рәссам Альберт Шиабиев.

Мәскәүдә күргәзмә 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.