news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа халкы сугыш еллары җырларын башкарып Гиннесның рекордлар китабына керергә мөмкин

Төрле яшьтәге музыкантлар һәм вокалистлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгында «День Победы» һәм «Свердловский вальс» җырларын башкарачак.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Уфаның сугыш еллары җырларын башкаручы җырчылары һәм иҗади коллективлары «Җиңү Җыры» бәйгесендә катнаша. Якынча биш мең кеше 9 майда Екатеринбургта Гиннессның рекордлар китабына керү өчен җырлаячак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Төрле яшьтәге музыкантлар һәм вокалистлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгында «День Победы» (Д. Тухманов, В. Харитонов) һәм «Свердловский вальс» (Е. Родыгин, Г. Вршавский) җырларын башкарачак.

Рәсми сайтка Екатеринбург, Уфа, Калининград, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсеннән 40тан артык гариза җибәргән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100