Кама Аланында “Ватан даны өчен тормыш” исемле концерт узган

Концерт программасында шәһәрнең үзэшчән артистлары катнашкан – “Язгөл” ансамбле, “Мәхәббәт” көнчыгыш биюләре студиясе, “Форте” дуэты.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Кама Аланының “Чулман-Су” мәдәният үзәгендә “Ватан даны өчен тормыш” дип исемләнгән зур бәйрәм концерты узган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм чарасында катнашучыларны Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Павлов сәламләгән. Ул ир-атларны, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, интернационал гаскәриләрне, тыныч вакытта хәрби конфликтларда катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иткән. Шулай ук предприятие һәм оешмаларның иң яхшы хезмәткәрләренә бәйрәм көне уңаеннан мактау кәгазьләре тапшырган.

Концерт программасында шәһәрнең үзэшчән артистлары катнашкан – “Язгөл” ансамбле, “Мәхәббәт” көнчыгыш биюләре студиясе, “Форте” дуэты. Солистлар – Кирилл Иванов, Иван Смирнов, Раиф Минҗанов, Әхәт Әхмәтшин, Анна Баранчикова, Наилә Нуретдинова, Эвелина Гущенкова чыгыш ясаган. Сәхнәдән сугыш еллары җырлары, Россия солдаты, хәрби батырлык турында әсәрләр яңгыраган.